Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары социаль учреждениеләрнең ихтыяҗлары белән даими кызыксыналар, һәрвакыт кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында сафтан чыккан кулерларны ашыгыч рәвештә алыштыру зарурлыгы тугач, депутат Николай Атласов кыска вакыт эчендә түләүсез нигездә өлкәннәрне һәм инвалидларны тәүлек әйләнәсе кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү өчен кулланылачак дүрт кулер бирде.
Кичә тантаналы шартларда, «Күңел өчен җырлар» концерты вакытында кулерлар интернат-йорт директоры Камил Шәйхразиевка тапшырылды. Администрация һәм интернат-йортта яшәүчеләр Николай Михайловичка аның даими игътибары һәм ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.