Зәй районының 300 якын өлкән яшьтәге авыл кешесе илкүләм проект кысаларында диспансерлаштыру узган

2023 елның 4 апреле, сишәмбе

«Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Зәй үзәк район хастаханәсе белән берлектә авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру максатында медицина оешмаларына китерү буенча уртак эш алып бара. Чаралар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында башкарыла.

Расланган график буенча чаралар көн саен уза. Агымдагы елның беренче кварталында комплекслы үзәкнең махсуслаштырылган автотранспорты белән медицина учреждениесенә 285 кеше китерелгән, алар арасында 25 инвалид граждан. Диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча бер кеше өстәмә медицина тикшеренүе узу өчен хастаханәгә озатыла, 5 кеше тар профильле белгечләргә юллама ала, 52 кеше өчен элек билгеләнгән өй шартларында дәвалау схемасы яңадан карала.

Вакытында диспансерлаштыру сәламәтлек проблемаларын ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International