Тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтәләр

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

4 апрельдә Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре белән бергә юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Очрашу барышында учреждениенең әйдәп баручы белгече Гөлшат Зәйнуллина балаларның белемнәрен тикшерде, куркынычсызлык турында сораулар һәм табышмаклар бирде. Шулай ук ул балаларны «Сакла» юл хәрәкәте куркынычсызлыгы порталы белән таныштырды, анда һәр бала үзе яки өлкәннәр белән бергә кызыклы һәм танып белү уеннарында һәм конкурсларында катнаша, үзенә файдалы мәгълүмат таба яки видеодәресләр һәм мультфильмнар карый ала.

Мондый чараларның төп максаты – балаларда юлда куркынычсызлык күнекмәләрен тәрбияләү, шулай ук балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау.

Ахырда барлык катнашучылар сувенирлар һәм киемгә яктылык кайтаручы элементлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International