Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясы нигезендә 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 29 августындагы «2023 елда ял көннәрен күчерү турында» 1505 номерлы карары белән 2023 елда эшчеләрнең ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ файдалану максатларында 8 гыйнвар якшәмбе ял көне 8 май дүшәмбегә күчерелгән.
Шулай итеп, 1, 8 һәм 9 май ял көннәре булып тора.