26 апрельдә Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Границ.Нет» компьютер грамоталылыгы нигезләре мәктәбе» проектын тормышка ашыру кысаларында һөнәри юнәлеш бирү чарасы үткәрелде. Проект гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы гранты акчаларын кулланып тормышка ашырыла.
Чараның максаты – балаларны IT-һөнәрләр дөньясы һәм IT-өлкәнең абруен күтәрү өчен яңа мәгълүмати технологияләр белән таныштыру.
Катнашучылар компьютер технологияләре белән бәйле һөнәрләрне искә төшерделәр, цифрлы белгечлекне сайлаган кешенең нинди сыйфатларга һәм белемнәргә ия булырга тиешлеге турында фикер алыштылар. Шулай ук балаларга «Цифрлы икътисад» милли проекты, аның максатлары, бурычлары һәм төп программалары турында сөйләделәр.
Дәрестә катнашучылар тагын бер кат шуны аңладылар: һөнәр сайлау – тормышта иң мөһим карарларның берсе.