«Шәфкать үзәге»нең көндезге тору бүлеге карамагындагылар адаптив өстәл уеннары уйный

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

«Шәфкать үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары Арча үзәк район китапханәсендә булдылар.

Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Чикләрсез игелек» проекты кысаларында актив ял итү өчен уен зонасында балалар һәм инвалидлар өчен өстәл спорт уеннары буенча чираттагы дәрес оештырылды. Социаль хезмәтләр алучылар шаффлборд, новус һәм джакколода уйнау күнекмәләренә ия булгач, турнир уздырырга планлаштыралар.

Мондый адаптив өстәл спорт уеннары тизлек, җитезлек, хәрәкәтләрне координацияләү, чыдамлык, ихтыяр көчен үстерә. Уеннар сәламәт һәм продуктив яшәү рәвеше булдыруга тотрыклы мотивация өчен актуаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International