Татарстанлыларны «Чиксез талантлар фестивале»ндә катнашырга чакыралар

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Быел март аенда VI Ачык республика яшьләр «Чиксез талантлар фестивале» старт алды. Ул Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган һәм халык сәнгать һөнәрләрен, декоратив-гамәли иҗатны популярлаштыруга, милли колоритның уникальлегенә һәм Татарстан Республикасында һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүче халыкларның мәдәниятен, үзенчәлеген саклауга ярдәм итәргә тиеш.

Фестивальнең оештыручысы – «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга ярдәм итү һәм социаль-иҗади тернәкләндерү үзәге» АКБО. Чара ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырыла.

«Чиксез талантлар фестивале»н уздыру турындагы нигезләмә белән монда танышырга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International