Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында белгечләр социаль хезмәтләр алучылар өчен «Шүрәле» әкиятен театральләштерделәр.
Чара барышында тамашачылар татар әдәби әкиятенең тарихы, Габдулла Тукай шигърияте белән таныштылар. Алар театр хәрәкәтен кызыксынып күзәттеләр. Барысына да әкият бик ошады.
Чараның максаты – Габдулла Тукай иҗаты һәм татар шигърияте белән кызыксыну формалаштыру.