Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне «Электромонтаж» компетенциясендә «Абилимпикс» инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионатта катнашырга әзерлиләр.
Бу көннәрдә ведомствоара килешү кысаларында ике яшүсмер Казан энергетика көллиятенең җитештерү остаханәләрендә һөнәри осталыкларын камилләштерә. Чемпионатта катнашу өчен хезмәт ягыннан актив яшәү рәвешенә юнәлдерелгән һәм схемалар һәм сызымнар белән эшләү сәләте һәм кызыксынуы булган яшүсмерләр сайлап алынган.
Мәктәп укучыларына электр яктырту челтәренең схемасын монтажларга, шулай ук аның эшчәнлеген һәм куркынычсызлыгын тикшерергә кирәк булачак.