«Ышаныч» үзәге тернәкләнүчеләре өчен туган тел дөньясына сәяхәт оештырдылар

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Кичә Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ТР Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган чара булып узды. «Туган тел дөньясына сәяхәт» уены вакытында тәрбияләнүчеләр милли традицияләр, төрле милләт кешеләре арасында дуслык атмосферасына чумдылар, туган телләрен хөрмәт итәргә һәм онытмаска кирәклеген белделәр. Тәрбияләнүчеләр кызыклы маршрутлар үттеләр, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.

Тәрбияче Елена Тарасова фикеренчә, мондый уеннар балаларда мәдәни мирасны сак тоту сәләтен формалаштыра, эстетик һәм әхлакый идеаллар, ватанпәрвәрлек хисе, туган телгә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International