Буаның «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати эш алып баралар.
Шушы көннәрдә узган чара барышында мошенниклык төрләре турында фикер алыштылар һәм мисаллар ярдәмендә төрле ситуацияләрне карадылар. Өй бүлеге карамагындагыларга алдау корбаны булмау турында киңәшләр бирелде.
Профилактика чаралары белән 357 өлкән яшьтәге гражданны колачладылар. Аларның барысына да тематик белешмәлекләр тапшырылды.