«Исток–Башлангыч» үзәгенең балигъ булмаган хезмәт алучылары Нефть музеенда булдылар

2023 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары «История CRAFT» социаль технологиясен тормышка ашыру кысаларында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар өчен Шөгер авылына экскурсия сәфәре оештырдылар. Анда балалар «Татнефть» ААҖ Нефть музеенда булдылар.

Бер объекттан икенчесенә сәяхәт итеп, балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Алар эретү бинасы, тимерчелек павильоны, һөнәрчелек эш кораллары экспонатлары һәм скважиналар бораулау, битум эшкәртү өчен макетлар белән таныштылар. Кызыклы экскурсия янгын депосы павильонына бару һәм ретромашиналардан һәм мотоцикллардан экспозицияләрне, совет чоры көнкүреше фрагментларын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International