19 майда «ТИСБИ» Идарә университетында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча региональ чемпионатның чираттагы этабы узды. Чемпионаттан тыш, эшлекле программа оештырылды, анда министрлыклар, ведомстволар, предприятиеләр, оешмалар вәкилләре, һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләр чакырылды. Эшлекле программа кысаларында өч демонстратив-интерактив мәйданчык тәкъдим ителде – «Күрмичә», «Телсез диалог», «Бер командада».
«Күрмичә» мәйданчыгында Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре заманча техник тернәкләндерү чараларын, сукырлар өчен яраклаштырылган өстәл уеннарын күрсәттеләр, Брайльнең рельефлы нокталы шрифты турында сөйләделәр. Катнашучылар мәйданчык эше белән бик кызыксындылар.