Бүген «Россия – Ислам дөньясы» XIV халыкара икътисадый форумы кысаларында KazanForum–2023 халыкара аш-су осталары кубогы узды. Ярышлар кысаларында шулай ук «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар шефлар белән әзерли» дигән социаль әһәмиятле чара уздырылды. Халыкара чарада катнашучыларны, конкурсантларны, оештыручыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сәламләде.
Балалар иң яхшы пешекчеләр белән пешерү бәхетенә ирештеләр, алар үзләренең иң яхшы ризыкларын күрсәттеләр, тәҗрибәләре, осталыклары һәм кайбер серләре белән балалар белән уртаклаштылар. Шулай ук осталар һәм аларның яшь шәкертләре бергәләп ризык әзерләде һәм бизәде. Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, чара озак вакыт балалар хәтерендә калачак һәм, бәлки, киләчәк һөнәрне сайлаганда үз ролен уйнаячак.