Тәтеш интернат-йортында бәйрәм концерты узды

2023 елның 22 мае, дүшәмбе

Пионерлар көнендә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларга Тәтеш муниципаль районы ветераннар хоры концерт программасын тәкъдим итте.

Очрашуны пионерлар гимнын бергәләп башкарудан башладылар. Патриотик шигырьләр һәм җырлар яңгырады, аларны тамашачылар да рәхәтләнеп җырлады.

Шулай ук җирле «көмеш» волонтерлар берләшмәсе җитәкчесе Ольга Илларионова «Кызыл кәнәфер чәчәге» хәйрия акциясе үткәрде, анда интернат-йорт хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр катнашты.

Интернат-йортта яшәүчеләргә кунаклар чәй тәмнәре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International