Буа муниципаль районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау дәвам итә. Чараларны «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль хезмәте хезмәткәрләре үткәрә.
Чаралар максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш шартларын тикшерү, аларның социаль хезмәтләр күрсәтүгә һәм социаль озата баруга мохтаҗлыгын ачыклау. Өйләргә барулар кысаларында янгын-профилактика эше башкарыла, көнкүреш приборларын, газ җиһазларын, мичләрне һәм электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелә. Шулай ук автомат янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерү, янгын вакытында үз-үзләрен тоту кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелә, өлкәннәргә ашыгыч хезмәт телефоннары белән белешмәлекләр тапшырыла.
Бүгенге көндә чаралар белән 567 өлкән яшьтәге кеше колачланган.