Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тематик программа оештырдылар. Чара Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган иде.
Уңайлы җәйге беседкада җыелган социаль хезмәтләр алучылар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында тыңладылар. Күпләр тематик викторинаның катлаулы сорауларына җиңел генә җавап бирделәр. Наталья Котова алфавитта ничә хәреф барлыгын искә төшерергә һәм аларны төсле кәгазьдән кисеп алырга тәкъдим итте. Аннары барлык хәрефләрне кирәкле эзлеклелектә урнаштырдылар. Чараны җырлар бизәде.
Наталья Котова сүзләренчә, музыка терапиясе, арт-терапия һәм интеллектуаль уен элементларын берләштергән саф һавада мондый чаралар бик файдалы. Алар өлкәннәрдә һәм инвалидларда хәтер, фикерләү, кулларның вак моторикасын үстерә.