«Астра» үзәгендә «Славян әлифбасы» дигән интеграцияле дәрес узды

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Славян язуы һәм мәдәнияте көнен бәйрәм итү кысаларында тәрбиячеләр Надежда Максютина һәм Зөлфирә Нигъмәтҗанова «Славян әлифбасы» дигән интеграцияле дәрес үткәрделәр. Чараның максаты – балаларны рус халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү.

Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, славян әлифбасын булдыручылар –Кирилл һәм Мефодий белән таныштылар. Балалар кызыксынып славян алфавиты хәрефләрен карадылар, табышмаклар, ребуслар чиштеләр, славян әлифбасының мәгънәсен белделәр.

Дәрес ахырында социаль хезмәтләр алучылар «Йомры икмәк» рус халык әкиятенә нигезләнеп курчак театры күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International