Минзәлә районында көндезге тору төркемендә чираттагы дәрес узды

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

23 майда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме инвалидлары өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча төркемле дәрес үткәрделәр.

«Зыянлы һәм файдалы гадәтләр» чарасы нейрогимнастикадан башланды. Мондый күнегүләрне системалы рәвештә башкару баш миенең гомуми эшчәнлеген һәм продуктивлыгын арттыра.

Катнашучылар «гадәт» төшенчәсе белән таныштылар, тематик видеоролик карадылар, карточкалар белән эшләделәр. Материалны ныгыту өчен аларга уен һәм берничә күнегү тәкъдим ителде. Чара «Йолдызлы яңгыр» фибероптик модулен кулланып, сенсор бүлмәсендә ял итү белән тәмамланды. Мондый терапия ял итү эффектына ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International