Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Тылсымлы җеп» мастер-классында булдылар. Ул «Салават күпере» яшьләр-яшүсмерләр клубында узды.
Балалар кулдан туку техникасы – гобелен белән таныштылар. Гобелен декоратив сәнгатьнең кызыклы һәм мавыктыргыч төрләренең берсе генә түгел, ул шулай ук сабырлыкны, кулларның вак моторикасын үстерергә ярдәм итә.
Приютта тәрбияләнүчеләр уңай эмоцияләр алдылар һәм эшне дәвам итәр өчен киләсе дәресне көтәләр.