Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, социаль педагог Лилия Антонова һәм психолог Галина Артеполихина, Хәтер һәм кайгы көненә багышланган дәрес үткәрделәр.
Яшьләр белән ул коточкыч сугыш вакыйгаларын искә төшерделәр, видеоролик карадылар. Шулай ук катнашучылар Бөек Җиңүгә өлеш керткән якыннары турында сөйләделәр.
Дәрес ахырында чарада катнашучылар «Хәтер шәме» акциясенә кушылдылар һәм деньпамяти.рф сайтында виртуаль шәмнәр кабыздылар, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.