«Интернетка рәхмәт – 2023» компьютер грамоталылыгын өйрәнүдә пенсионерларның шәхси казанышларының IX Бөтенроссия конкурсы старт алды.
Бүген Яр Чаллы шәһәрендә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен рәсем сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде. Чара вак моториканы яхшыртуга, декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үз карамагындагылары өчен Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» V Халыкара музыка фестиваленә баруны оештырды. Чаралар 29 июньнән 2 июльгә кадәр Шишкин буаларында узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кызыл, сары, яшел» тематик викторинасы узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова кызыклы программа әзерләгән иде.
3 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Энза Хәсәншина һәм Светлана Филиппова тәрбияләнүчеләр белән гаилә һәм гаилә традицияләре турында сөйләштеләр.
«СпецСтройСервис» ҖЧҖ 3 хезмәткәргә 1 190,5 мең сум түләде.
30 июньдә Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты базасында психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йортларда социаль хезмәтләр алучылар командалары арасында мини-футбол буенча ачык турнир узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.
3 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында «Футбол – команда уены» дигән чара узды. Ул физик һәм психик тайпылышлары булган яшьләр өчен Махсус Олимпиадага әзерлек кысаларында оештырылды.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 20–21 июлендә Казан шәһәрендә «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы узачак.
Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре балигъ булмаганнар өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында тиз арада пазл җыю буенча Идел буе федераль округы чемпионатында катнаштылар. Чара 26–28 июньдә Ульяновск шәһәрендә узды.