Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кызыл, сары, яшел» тематик викторинасы узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова кызыклы программа әзерләгән иде.
Интернат-йортта яшәүчеләр оештыручының сорауларына җиңел генә җавап бирделәр. Бу өлкәдә иң зур белем белән тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова аерылып торды – ул 1 урынны алды. Икенче урында Надежда Лепихина, ә өченче урынны Рафис Шәфигуллин, Нина Майорова һәм Оксана Смолина бүлештеләр.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын дәвам итеп, «Иҗат шатлыгы» түгәрәгендә катнашучылар кул астындагы материаллардан светофорлар ясадылар.
Наталья Котова сүзләренчә, мондый файдалы вакыт үткәрү яшәүчеләрне социальләштерүгә ярдәм итә һәм аларның танып белү активлыгын үстерә.