«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 20–21 июлендә Казан шәһәрендә «Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы узачак.
Чараны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр федераль үзәге» коммерциячел булмаган автоном оешмасы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.
Форумның төп максаты – Россия Федерациясе икътисадының төп чимал булмаган тармакларында төбәкара дәрәҗәдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә экспертлар һәм лидерлардан тәҗрибә алмашу һәм иң яхшы практикаларны тиражлау өчен мәйданчык оештыру.