Әдәби әсәрләр битләрендә гаилә темасы: «Кама таңнары» приютында балалар белән әңгәмә үткәрделәр

2023 елның 4 июле, сишәмбе

3 июльдә Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Энза Хәсәншина һәм Светлана Филиппова тәрбияләнүчеләр белән гаилә һәм гаилә традицияләре турында сөйләштеләр. Балалар зур кызыксыну белән анда һәрвакыт тынычлык, мәхәббәт һәм татулык хөкем сөргән бер зур гаилә турында борынгы риваять тыңладылар. Балалар «Табышмакны чиш», «Мәкальне дәвам ит» кебек төрле конкурсларда катнаштылар.

Дәрес ахырында педагоглар балаларга өйдә уку өчен китаплар исемлеген тәкъдим иттеләр. Алар арасында А. Платонов, В. Осеева, А. П. Чехов, Л. Толстой, А. Гайдар, А. Линдгрен, Т. Янссон әсәрләре бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International