Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәтләр алучыларны котлады.
Социаль хезмәтләр алучы Клавдия Федоровнаның зур һәм тату гаиләсе бар. Балалар, оныклар һәм оныкчыклары яраткан әбиләрен онытмыйлар һәм еш кына кунакка киләләр, ә Клавдия Федоровна аларны тәмле сыйлар белән сөендерә.
Гаилә парлары Геннадий Сергеевич һәм Валентина Петровна, Сәхабетдин Әухәди улы һәм Фәрдия Нурмөхәммәт кызы, Дамир Шиһап улы һәм Рәисә Габделхәй кызы, Леонид Игнатьевич һәм Софья Михайловна, Равил Хөснетдин улы һәм Фәнүзә Шакир кызы 50 елдан артык тату яшиләр. «Ышаныч» үзәге коллективы аларны бәйрәм белән котлады һәм тынычлык һәм татулык теләде.