Питрәч районында социаль хезмәткәрләр өлкәннәр белән кызыклы чаралар үткәрә

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән социаль-тернәкләндерү чаралары үткәрә. Алар истәлекле даталарга багышланган.

Бүген, 27 июльдә, Михаил Юрьевич Лермонтовны искә алу көне билгеләп үтелә. Социаль хезмәткәр Галина Константиновна карамагындагы әби Елена Якимовна белән берлектә шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрде. Бакчада Елена Якимовнаның өй китапханәсеннән китаплар күргәзмәсе оештырылды, шигырьләр укыдылар, шулай ук М. Ю. Лермонтовның тормышы һәм иҗаты турында сөйләштеләр.

Мондый чаралар өлкән яшьтәге гражданнарның потенциалын үстерүгә, ялгызлыкны профилактикалауга, шулай ук актив озын гомерлелек чорын озайтуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International