«Шәфкать» үзәге тәрбияләнүчеләре «Донбасс фәрештәләре» презентациясен карадылар

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмараның «Шәфкать» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган чаралар оештырылды. Балалар «Донбасс фәрештәләре» видеопрезентациясен карадылар, анда ул вакыттагы вакыйгалар чагылдырылган. Чарада катнашучылар тынычлык, бөтен планетада сугышны туктату турында шигырьләр укыдылар.

Донбасс фәрештәләре истәлегенә шәмнәр кабызылды, балалар күккә ак шарлар җибәрделәр һәм һәлак булган балаларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International