Бүген, 27 июльдә, Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты Донбасстагы сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көне кысаларында бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул Донбасста хәрби хәрәкәтләр нәтиҗәсендә һәлак булган балалар истәлегенә багышланган.
Интернат-йортта яшәүчеләр учреждениенең актлар залында җыелды. Фаҗигале дата турында кыскача тарихи белешмә яңгырады. Җыелганнар кулларында ак шәмнәр тотып, бер минут тынлык белән Донбасстагы сугыш корбаннарын искә алдылар. Шулай ук аудиториягә «Фәрештәләр аллеясы» документаль фильмын күрсәттеләр.