Тәтеш интернат-йортында министр урынбасары Клара Таҗетдинова булды

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова булды.

Визит барышында министр урынбасарын район социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова озата йөрде. Клара Алексеевна социаль хезмәтләр алучыларның яшәү шартларын, үткәрелгән тернәкләндерү һәм ял чараларының сыйфатын тикшерде. Кунаклар яшәүчеләр белән әңгәмә барышында аларның социаль хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгать булу-булмаулары белән кызыксындылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International