Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар белән төрле ярмалар кулланып индивидуаль дәресләр үткәрәләр. Ярма терапиясе организмның эшчәнлеге бозылган процессларын нормальләштерүгә юнәлдерелгән һәм тактиль сизгерлекне үстерү өчен күп мөмкинлекләргә ия. Моннан тыш, ярма белән эшләү тернәкләнүчеләргә зур рәхәтлек китерә.
Мондый чаралар шактый файда китерә. Мәсәлән, «Ветеран» үзәгендә социаль хезмәтләр алучыларның күбесе технология ярдәмендә кулларның вак моторикасын, тактиль сизгерлекне, игътибарны, фантазияне яхшырткан.
Ярма терапиясе буенча чираттагы дәрес тернәкләндерү үзәгендә 27 июльдә узды. Дәресне социаль эш буенча белгеч үткәрде.