26–27 июльдә Яшел Үзән муниципаль районында «Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтүнең актуаль мәсьәләләре. 2023 елның 1 яртыеллыгы нәтиҗәләре» темасына семинар-киңәшмә узды. Чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе, Дәүләт энергетика күзәтчелеге һәм ГТСны күзәтү төбәкара бүлеге, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге, «Движение Первых» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Яшел Үзән муниципаль районындагы бүлеге вәкилләре һ. б. катнашты
Семинар-киңәшмә кысаларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан санитар-эпидемиологик нормаларны, электр энергетикасында куркынычсызлык таләпләрен, шулай ук коррупциягә каршы сәясәтне үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Учреждениеләрдә социаль хезмәтләр алучылар категорияләре белән нәтиҗәле эш формалары тәкъдим ителде. Чараның гамәли өлешендә ситуацияле бурычларны хәл итү белән эшлекле уен узды.