2 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Банк карталары белән алдаулар» дигән чара уздырылды. Ул банк карталарын кулланып алдау төрләре турында гражданнарның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы, Һава-десант гаскәрләренең өлкән укчысы Андрей Юрьевич бәйрәм көнендә җылы котлаулар кабул итте.
Яшел Үзәндә биш эшсез кеше һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бер эшсез граждан «Тегүче» курсы буенча укуларын тәмамлады. Дәресләр Күп функцияле уку үзәге базасында узды.
Казандагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психоэмоциональ травмалары булган балаларга, шул исәптән сугыш зоналарыннан кайтарыла торган балаларга ярдәм күрсәтү буенча инновацион социаль проектны гамәлгә ашыра.
Татарстан Республикасы «Санитар калкан – сәламәтлек өчен куркынычсызлык (кисәтү, ачыклау, җавап бирү)» федераль проектының «Санпросвет» коммуникацион стратегиясен 2023 елда гамәлгә ашыру буенча сигез пилот төбәк исемлегенә кертелде.
М. Җәлил паркында Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Ышаныч телефонында каникуллар булмый» дигән акция уздырдылар.
Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» спектакле күрсәтелде. Бу Ганс Христиан Андерсен әсәре мотивлары буенча заманча балалар спектакле.
Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы үткәргән тикшерүләрнең оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның апрель–июнь айларында республиканың эшче көчләр саны уртача 2 064,8 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 2 022,3 меңе икътисадта мәшгуль булган һәм 42,5 мең кеше, ягъни эшче көчләр санының 2,1 %, эшләмәгән, әмма актив эш эзләгән (эшсезләр буларак классификацияләнәләр).
Акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне ачу буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Алексей Моренов Әлмәт районының «Опека» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган балалары белән әңгәмә үткәрде.
Казанның Идел буе районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес үткәрделәр. Чарада озак вакыт карау системасы белән колачланган һәм социаль хезмәтләр алучы булган өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары катнашты.