Яр Чаллыда социаль хезмәтләр алучыны ВДВ көне белән котладылар

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләр алучысы, Һава-десант гаскәрләренең өлкән укчысы Андрей Юрьевич бәйрәм көнендә җылы котлаулар кабул итте.

Аның хезмәте сиксәненче елларда Литвада, җиденче гвардия десант-штурм дивизиясендә уза. Андрей Юрьевич яшүсмер чагында ук үзенең хәрби бурычын нәкъ менә Һава-десант гаскәрләре сафларында бирәчәгенә ышанганын сөйләде. Разведка ротасы Андрей Юрьевичны рух ныклыгына, максатчанлыкка өйрәтә.

Армия аның иҗади потенциалын да үстерә. Андрей Юрьевич җырлар авторы һәм башкаручысы, Владимир Высоцкийның талантын хөрмәт итә. Ул комплекслы үзәк хезмәткәрләре өчен Владимир Высоцкий репертуарыннан яраткан җырларының берсен башкарды.

Социаль хезмәтләр алучының теләкләреннән чыгып, «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучы белән когнитив функцияләрне саклауга, фикерләүне һәм хәтерне үстерүгә юнәлдерелгән тернәкләндерү чаралары үткәрә. Социаль хезмәткәр белән бергә алар мини-концертлар, әдәби утырышлар оештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International