«Опека» үзәгендә балигъ булмаганнар белән профилактик әңгәмә узды

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Акчаларны дистанцион урлауны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар кысаларында мәгълүмати-телекоммуникация технологияләрен кулланып кылынган җинаятьләрне ачу буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы Алексей Моренов Әлмәт районының «Опека» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең балигъ булмаган балалары белән әңгәмә үткәрде.

Әңгәмә барышында полиция хезмәткәре мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә гражданнарның акчаларын дистанцион рәвештә урлау ысуллары белән бәйле җинаятьләр турында сөйләде. Балигъ булмаганнар алдау өчен җәза чаралары турында белделәр. Шулай ук аларга агитация материаллары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International