2 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында социаль хезмәтләр алучылар өчен «Банк карталары белән алдаулар» дигән чара уздырылды. Ул банк карталарын кулланып алдау төрләре турында гражданнарның мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Чара барышында карталар белән бәйле алдауның иң киң таралган ысуллары искә төшерделәр: картаны урлау, пин-кодны үзләштерү, ялган карталар чыгару, төрле товарларны онлайн сату.
Чарада 20 кеше катнашты.