Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы үткәргән тикшерүләрнең оператив мәгълүматлары буенча, 2023 елның апрель–июнь айларында республиканың эшче көчләр саны уртача 2 064,8 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 2 022,3 меңе икътисадта мәшгуль булган һәм 42,5 мең кеше, ягъни эшче көчләр санының 2,1 %, эшләмәгән, әмма актив эш эзләгән (эшсезләр буларак классификацияләнәләр).
Республикада мәшгульлек дәрәҗәсе 62,0 % тәшкил итә.
Ел башыннан теркәлгән эшсезләр саны 1 393 кешегә кимегән. 2 августка Татарстанда 6 078 эшсез граждан исәпләнә. Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 34 мең вакансия тәкъдим итә. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,18 кеше тәшкил итә.