Яшел Үзәндә биш эшсез кеше һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бер эшсез граждан «Тегүче» курсы буенча укуларын тәмамлады. Дәресләр Күп функцияле уку үзәге базасында узды.
Татарстанлылар укырга Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге юлламасы белән җибәрелде. Курс кысаларында тыңлаучылар кием тегү технологияләренә өйрәнделәр, тегү җитештерүе җиһазлары белән таныштылар, тегү әйберләрен конструкцияләү нигезләрен белделәр. Имтиханны уңышлы тапшырганнан соң, аларның барысына да билгеләнгән үрнәктәге документлар бирелде.
31 июльгә булган мәгълүматларга караганда, бер граждан эшкә урнашкан инде. Калганнарга эшкә урнашуда ярдәм күрсәтеләчәк – алар 8 августта узачак вакансияләр ярминкәсенә чакырылган. Ярминкәдә катнашучыларның берсе – «Дарпикс» ҖЧҖ – бу бер тапкыр кулланыла торган медицина киемнәре тегү белән шөгыльләнүче оешма.
2022 елда Татарстанның Яшел Үзән районында 76 кеше түбәндәге һөнәрләр буенча белем алган: ЭВиВМ операторы, сакчы, персонал буенча менеджер, чәчтараш, маникюр буенча белгеч һ.б. Шуларның 59 табышлы шөгыль тапкан.