Казанның Идел буе районындагы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә дәрес үткәрделәр. Чарада озак вакыт карау системасы белән колачланган һәм социаль хезмәтләр алучы булган өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары катнашты.
Дәрес барышында катнашучылар үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте кимегән кешеләрне өй шартларында тернәкләндерү буенча белем һәм күнекмәләр дәрәҗәсен күтәрделәр, ярдәмгә мохтаҗ кешенең ихтыяҗларына туры китереп, кирәкле сыйфатлы карау күнекмәләренә өйрәнделәр.