Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара видеоконференция форматында узды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Алма Спасы бәйрәме үткәрелде. Монда бәйрәмнәрдә пешерү белән шөгыльләнү гадәткә кергән, шуңа күрә интернат-йортта яшәүчеләр тозлы камыр басып, панно ясарга тәкъдим иттеләр.
Бүген Буаның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль тернәкләндерү буенча белгеч Надежда Смирнова «Өлкәннәр өчен пилатес» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы дәрес уздырды. Күнегүләр туплар ярдәмендә үткәрелде.
17 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече 4 нче социаль участокка ведомствоара чыгу оештырды. Рейд барышында Олы Тархан авылы территориясендә яшәүче сигез гаилә тикшерелде.
2023 елда 1 513 кешене китерү планлаштырыла. Бүгенге көндә медицина учреждениеләренә районның авыл җирлекләреннән 1 092 өлкән яшьтәге кеше китерелгән. Алар барысы да кузгалу урыны һәм вакыты турында алдан ук кисәтелгән.
16 августта Әлмәт муниципаль районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Мошенниклык, акчаларны дистанцион урлауны профилактикалау» темасына профилактик чара үткәрелде.
Вадим Сафин Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә май азагында мөрәҗәгать итә. Быел аңа 15 яшь тулган, һәм ул үзе эшкә урнашырга була.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020 елдан социаль хезмәт күрсәтүдә яшь буенча пенсионер Любовь Никитична тора. Аңа озак вакыт карау системасы кысаларында хезмәтләр күрсәтелә.
17 августта Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Мин яшәгән йорт» дигән интерактив чара уздырылды. Чараның максаты – балаларны торак хокукын һәм торакның кагылгысызлыгын гарантияләүче Бала хокуклары турында конвенция статьясы белән таныштыру.