Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булды. Ведомство башлыгы яшәүчеләргә социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән танышты, социаль хезмәтләр алучылар белән аралашты, аларның хәле, кәефе турында белеште.
Шулай ук интернат-йорт хезмәткәрләре Эльмира Зариповага учреждениедә гамәлгә ашырыла торган программалар һәм технологияләр турында сөйләделәр.