Татарстанның битараф булмаган яшьләре өлкәннәргә ярдәм итә

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау колледжының «Форпост» студентлар иминлеге хезмәте һәм 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Форпост» хокук саклау хәрәкәте активистлары тыл хезмәтчәне Екатерина Васильевнага йорт яны территориясен җыештыруда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр. Өлкән яшьтәге кеше «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәтләр алучысы булып тора.

Яшьләр чүп-чарларны, коры үләнне җыйдылар һәм йорт яны территориясен төзекләндерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International