Буа районының 1 100 дән артык пенсионерын белгечләр йөреп чыккан

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Буа муниципаль районында 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карау уздырылды. Йортларга йөрүнең максаты – яшьләре һәм (яки) сәламәтлекләре аркасында төп тормыш ихтыяҗларын мөстәкыйль рәвештә тәэмин итә алмаган өлкән яшьтәге гражданнарны ачыклау, шулай ук өлкәннәр белән янгын-профилактика эшен гамәлгә ашыру һәм ашыгыч хезмәт телефоннары турында мәгълүмат бирү.

2023 елда «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре 1 173 пенсионер белән эш алып барганнар. Үткәрелгән эш нәтиҗәсендә 80 яшьтән өлкәнрәк 35 граждан өйдә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул ителгән. Өлкән яшьтәге гражданнар хезмәтләр исемлеге һәм социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү шартлары белән таныштылар, шулай ук һәркемгә кирәкле документлар җыюда ярдәм күрсәтелде.

Чаралар барышында барлык өлкәннәр белән янгын куркынычсызлыгы һәм алдау очракларын профилактикалау буенча инструктаж үткәрәләр, буклетлар тапшыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International