Татарстанда өлкән яшьтәге авыл кешеләрен медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә

2023 елның 22 сентябре, җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Чаралар район үзәк хастаханәсе администрациясе белән килешенгән график буенча бушлай башкарыла.

Бүгенге көндә 862 өлкән яшьтәге граждан китерелгән, шуларның 362 – диспансерлаштыру үтү өчен. 2023 елда медицина оешмаларына 1 100 кешене китерергә планлаштыралар.

Чараларның максаты – өлкән яшьтәге кешеләрнең гомер озынлыгын һәм актив озын гомерлелек чорын арттыру. Проект ярдәмендә районның ерак торак пунктларында яшәүчеләр сыйфатлы медицина ярдәме һәм сәламәтлекнең төрле патологияләрен иртә стадияләрдә ачыклауга юнәлдерелгән тикшеренүләр узу мөмкинлеге ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International