Яр Чаллыда якынлашып килүче өлкәннәр декадасы турында фикер алыштылар

2023 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лилия Махиянова политехник колледж хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде. Ул бүлек эшчәнлеге, озак вакыт карау системасы кысаларында күрсәтелә торган гарантияле социаль хезмәтләр пакетлары турында сөйләде.

Очрашуның төп максаты Халыкара өлкәннәр көнен үткәрү буенча оештыру моментларын караудан гыйбарәт иде. Политехник колледжның укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Лилия Алиева коллективның декада чорында социаль хезмәтләр алучыларны котлауга зур шатлык белән кушылачагын билгеләп үтте.

Очрашуда катнашучылар мондый аралашуның традицион булырга тиешлеген билгеләп үттеләр. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән турыдан-туры диалог, авыр проблемалар турында фикер алышу, файдалы мәгълүмат алмашу уңышлы эшнең нигезе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International