«Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәгендә «Музыкаль калейдоскоп» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

2023 елның 22 сентябре, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Музыкаль калейдоскоп» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды. Грант акчасына үсешләрендә күп кенә тайпылышлары булган балалар өчен адаптив музыкаль җыелма сатып алынган.

Музыка терапиясе кызыклы уен процессы гына түгел. Аның ярдәмендә үсеш үзенчәлекләре булган балаларда күнекмәләр һәрьяклап үсеш ала. Адаптив музыкаль җыелма сенсор һәм ишетү күзаллауларын, тоту рефлексларын, кул һәм бармак мускулларының көчен яхшыртырга ярдәм итә. Музыкаль комплект ярдәмендә балаларда киеренкелекне киметү, үз хисләрен музыка аша белдерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева сүзләренчә, музыкаль адаптив җыелманы кулланып шөгыльләнү музыка белән кызыксынуны арттыра, музыкаль сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә, ритм, музыкаль хәтер хисләрен үстерә, сенсор аппараты һәм моторика үсешенә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International