«Һөнәрләр илендә» түгәрәк эшчәнлеге дәресендә Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре «Ничек дөрес сайлау ясарга» дигән диспутта катнаштылар.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көзге чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узды. Учреждение белгече чарада катнашучыларга тукымадан чәчәк ясарга тәкъдим итте. Эшләнмә кием декоры яки интерьер элементы булырга мөмкин.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә медицина-педагогик консилиум узды, аның кысаларында белгечләр тәрбияләнүчеләрне тернәкләндерүнең чираттагы курсы буенча индивидуаль маршрутлар төзеделәр. Бүлек мөдирләре тернәкләнүгә кергән балаларның нозологик үзенчәлекләрендәге иң катлаулы очракларга игътибар иттеләр.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Бөтендөнья Альцгеймер авыруы турында хәбәрдарлык ае кысаларында Зәй районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре социаль хезмәткәрләр өчен социаль хезмәт алучыларның өйләрендә практик дәресләр үткәрделәр.
«Демография» милли проектының өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршында актив пенсионерлар өчен «Пульс» клубы эшли, анда җәйге каникуллардан соң Өченче яшь университетының чираттагы уку елы башланды.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 22 сентябрьдә Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Көзге көн белән төн тигезлеге көне» дигән чара узды. Аның максаты – балаларның татар халкының гореф-гадәтләре турында күзаллауларын киңәйтү.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Бакчачы көненә багышланган «Яхшылык кәрзине» хәйрия акциясендә катнашты.
22 сентябрьдә Казанда «Корпорацияләр кроссы» узды. Чараны республикада инде өченче тапкыр үткәрәләр. Марафонда катнашучылар төрле катлаулылыктагы 14 киртә белән 3 км озынлыктагы дистанцияне үттеләр.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ярма терапиясе буенча мастер-класс үткәрделәр. Көзге тема сайладылар – төрле ярмалардан гөмбә ясарга булдылар.