«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең «Актив озын гомерлелек» клубы катнашучылары белән «Күренеп тор» чарасы оештырылды. «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Буа бүлекчәсе вәкиле Лилия Вахитова өлкәннәр белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында профилактик әңгәмә үткәрде. Һәрбер катнашучыга яктылык кайтаручы элементлар һәм буклетлар тараттылар.
Өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең социаль хезмәт алучылары белән дә шундый ук чаралар үткәрелде.