Алтайдан делегация «Восхождение» тернәкләндерү үзәгенең эш тәҗрибәсен өйрәнде

2023 елның 29 сентябре, җомга

26 сентябрьдә Татарстанга Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Алтай республика оешмасы делегациясе килде. Казанга визит кысаларында бүген кунаклар «Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Казан белгечләре Алтайдан хезмәттәшләренә учреждение эше, социаль хезмәтләр алучылар белән эшләгәндә гамәлгә ашырыла торган инновацион программалар һәм технологияләр турында сөйләделәр.

Шулай ук бүген Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Алтай республика оешмасы белгечләре «Игелекле Казан» социаль коворкингында булдылар, анда Татарстан Республикасының инвалидлар һәм инклюзив җәмгыятьләре вәкилләре белән очраштылар. Коворкинг кунаклары өчен инклюзив психология турында кинотренинг оештырылды.

«Игелекле Казан» коворкингы хезмәткәрләренең берсе, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле бариста, кунакларны кайнар эчемлек белән дә сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International