Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшләячәк

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, гражданнарны хокукый агарту максатында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кайнар элемтә үткәрә.

Телефон кайнар элемтәсе 4 октябрьдә 10:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Кайнар элемтә телефоннары:

шалтыратулар өчен – (843) 236-00-71;

WhatsApp өчен – 8 (939) 345-37-50.

Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Нотариаль палатасы, ТР буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы, Россия Федерациясе Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге вәкилләре, шулай ук депутат Татьяна Ларионова консультация бирәчәк.

Кайнар элемтә телефоны аша белгечләргә түбәндәге проблемалар турында хәбәр итәргә мөмкин:

- медицина ярдәме күрсәтү һәм аның сыйфаты;

- инвалидлык алу, техник тернәкләндерү чараларын китертү;

- торак-коммуналь хуҗалык;

- социаль ташламалар һәм түләүләр;

- башка сораулар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International